Талантнын бер олеше тумыштан тугыз олеше тырышлыктан сочинение

Автор публикации: алмиева м.а.краткое описание: ... 9нчы сыйныфларны рус тркемнре чен татар теле м дбияты буенча эш программасы сгатьлр

Автор публикации:

Краткое описание:

9нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен

татар теле һәм әдәбияты буенча эш программасы

( сәгатьләр күләме атнага татар теле : 2 сәг.,елга 68 сәг.

татар әдәбияты : 2 сәг.,елга 68 сәг. )

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа нигезенә татар теленнәң гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты салынды. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннаң үрнәк укыту программаларга нигезләнеп төзелде.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

  • тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

  • татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

  • татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

  • алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

  • укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция.

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Лингвистик компетенция.

-татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле;

-. татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

— татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы,аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;

-төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр;

-сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре,сөйләмдә кулланылышы;

-сүзтезмә һәм җөмлә,сүзләр һәм җөмләләр арасындагы бәйләнеш төрләре;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә,сорау куя,аера белү.

— татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

— аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

— татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

Грамматик минимум.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.

Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

9 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

1. татар теленең һәм әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;

2. татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

3. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

4. аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

5. татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

6. гади һәм кушма җөмләләрнең төрен белү;

7. татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

8. татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;

9. төрле чыгаганклардан ( фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмаса җиткерә алу;

10. мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;

11. тиешле күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.

Укыту планында 9 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче с-лар. Казан: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,Татар кит.нәшр.,2011 нигезләнеп төзедем

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

9нчы сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

5

5.

Уку

90-95 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

22-25 сүз

сочинение

10-12 җөмлә

Программаның тематик эчтәлеге.

1

Без Татарстанда яшибез.

16

2

Китап-киңәшчем, дустым минем.

18

3

Һөнәр сайлау.

22

4

Аралашу әдәбе.

30

5

Буш вакыт.

25

6

Табигать һәм кеше.

15

7

Беркем дә ,бернәрсә дә онытылмый.

10

Укыту – методик комплекты

  1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче с-лар. Казан: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,Татар кит.нәшр.,2011.

2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты

3. Р.З.Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева ,З.М.Шаһгалиева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).-Казан:Мәгариф,2008.

4. Интернет сайттагы укыту-методик разработкалар, күрсәтмә дидактик материаллар, презентацияләр.

9 нчы сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле дәресләрен укытуның календарь-тематик планы.

Сәгать саны: татар теле барлыгы- 68сәг.,атнага-2 сәг.

Планлаштыру: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:

1-11нче с-лар._Казан:Татар.кит.нәшр.,2011.

Дәреслек: Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәк.9 нчы с-фы өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л. З.М.Шаһгалиева.-Казан:Мәгариф,2008.

Дәрес темасы

Үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Сә

гать саны

Үткәрү вакыты

План

буенча

9а / 9в

Факт

1

Белем бәйрәме котлы булсын!

Җөмләдә сүзләр тәртибе.Җөмләдә сүзләр тәртибен гамәли үзләштерү.Котлау тексты төзеп сөйли белү.

1

2

«Татарстан Республикасы» текстындагы лексик-грамматик материал

Исем, сан сүз төркеме, җөмләдә сүзләр тәртибе.Текст алды күнегүләре. Булган белемнәрне системалаштыру. Зур күләмле тексттан төп моментларны табу.

1

3

«Казан – тарихи башкала» текстындагы лексик-грамматик материал

Җөмләнең баш кисәкләре, ия белән хәбәр арасында сызык.Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясау. Рус теле белән чагыштыру аша нәтиҗә ясау. Текст алды күнегүләре

1

4

«Татар музыка сәнгате» текстындагы лексик-грамматик материал

Изафә төшенчәсе һәм изафә төрләрен кабатлауга гамәли күнегүләр эшләү, яңа лексиканы кулланышка кертү

1

5

«Александр Ключарев» текстындагы лексик-грамматик материал.

Изафә төрләрен дөрес куллануны тикшерү, мөстәкыйль эш, музыка сәнгате турында әңгәмә.

1

6

Исем фигыль .

Исем фигыль.Фигыль формаларын кабатлау. Таблица белән эшләү. Исемгә һәм фиг. хас грамматик категорияләрне кабатлау.

1

7

«Татар театры» текстындагы лексик-грамматик материал

Текст алды күнегүләре. Цитаталар. Аларны дөрес язу.

1

8

Теләк белдерү формалары.

Теләк белдерү формалары .Ситуатив күнегүләр аша теләк белдерү формаларын гамәли үзләштерү.

1

9

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.

Таблица белән эш.

1

10

Контроль эш.

1

11

Алмашлык төркемчәләре.

Алмашлык төркемчәләре.Таблица өстендә эш.

1

12

Сан һәм аның төркемчәләре

Сан һәм аның төркемчәләре.Таблица белән эш. Мор-фология курсын кабатлау. Мөстәкыйль эшләү.

1

13

Ярдәмлек сүз төркемнәре.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльТаблица белән эш. Морфология курсын кабатлау.

1

14

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү, белемнәрне гамәли куллануга нигезләнгән күнегүләр эшләү

1

15

Кушма җөмлә төрләре

Кушма җөмлә төрләре. Өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

1

16

М.Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” әсәре өзегендәге лексик-грамматик материал .

Каршы бәйлеге. Текстны өлешләргә, кисәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү

1

17

Контроль язма эш.

1

18

Хикәя фигыльнең заман формалары

Хикәя фигыльнең заман формалары.Хикәя фигыльнең заман формаларының төрләнешләрен кабатлауга күнегүләр эшләү

1

19

Сыйфат фигыль

Сыйфат фигыль.таблица өстендә эш.

1

20

Л.Ихсанованың «Бер маҗара» әсәрендәге лексик- грамматик материал (I өлеш)

Хәбәрлек сүзләр.Проблемалы сорау кую: ситуатив күнегүләр аша дуслыкның могҗизалы көч булуын аңлату

1

21

Л.Ихсанованың «Бер маҗара» әсәрендәге лексик- грамматик материал (IIөлеш).

Тамырдаш сүзләр, тезмә фигыльләр.Белем–күнекмәләрне активлаштыру

1

22

Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрендәге лексик-грамматик материал .

Антоним, синоним.Зур күләмле текстны өлешләргә бүлү, кирәкле мәгълүматны сайлап алу .

1

23

Теркәгечләр.

Теркәгечләр.Җөмлә төрләрен кабатлауга күнегүләр аша белемнәрне гомумиләштерү

1

24

Тезмә кушма җөмлә.

Ситуатив күнегүләр аша диалогик,монологик сөйләмгә чыгу.

1

25

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга күнегүләр системасы.

Тезмә кушма җөмлә.Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

1

26

Иярченле кушма җөмлә.

Кушма җөмлә төрләре

Тест эшләү

1

27

И.Юзеевның «Таныш моңнар» әсәрендәге лексик-грамматик материал

Сыйфат фигыль.Сорау куя белү күнекмәләрен камилләштерү.

1

28

БСҮ. «Нинди Һөнәр сайларга» темасы буенча иҗади эш.

өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү.Инша язу.

1

29

Шарт фигыль.

Шарт фигыль. Информацион технология кулланып, танып-белү активлыгын үстерү; өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

1

30

Контроль язма эш. Үз-үзенне тикшер.

1

31

Анализ.”Һөнәр сайлау” бүлеге буенча кабатлау

Ситуатив күнегүләр аша диалогик,монологик сөйләмгә чыгу.

1

32

Иярченле кушма җөмлә төрләре

Иярченле кушма җөмлә төрләре.Күнегүләр җыентыгы, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

1

33

Алтын алмалар» әкиятендәге лексик-грамматик материал.

Зур күләмле текстны өлешләргә бүлү, кирәкле мәгълүматны сайлап алу .

1

34

«Зирәк карт» әкиятендәге лексик-грамматик материал

Сыйфат фигыльСитуатив күнегүләр эшли белү. Геройга характеристика бирү

1

35

Тест биремнәре үтәү

Тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

1

36

Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләр.

Аналитик иярчен вакыт җөмлә

Иярчен вакыт җөмләнең аналитик, синтетик төрләре

Рус теле белән чагыштырып иярченле к.җ. арасындагы уртак һәм аермалы якларны табу

1

37

Синтетик иярчен вакыт җөмлә

Иярчен вакыт җөмлә.Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

1

38.

Саннар.Сан төркемчәләре.

Саннар һәм аларның төркемчәләре.Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

1

39.

А.Шамовның «Госпитальдә» хикәясендәге лексик- грамматик материал.Аудирование

Иярченле кушма җөмлә, бәйлекләр.Ситуатив күнегүләр эшли белү. Геройга характеристика бирү

1

40

Иҗади эш. Аралаша беләсеңме?

Инша язу.

1

41

Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәре.Рус теле белән чагыштыру: уртак һәм аермалы якларны мөстәкыйль билгеләүгә ирешү

1

42

Ымлыклар

Ымлыклар .Рус теле белән чагыштыру: уртак һәм аермалы якларны мөстәкыйль билгеләүгә ирешү

1

43

БСҮ.”Аралашу әдәбе “бүлеге буенча кабатлау.Мөстәкыйль эш.

Аваз ияртемнәре,ымлыклар.Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

1

44

Нур Әхмәдиевнең «Ана» әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Теркәгечләр .Проблемалы сорау кую: ситуатив күнегүләр аша ана мәхәббәте көчен күрсәтү

1

45

Үз-үзеңне тикшер.Күнегүләр системасы.

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү .

1

46

47

Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләр.

Иярчен урын җ. Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

2

48

49

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр.

Иярчен урын, максат җөмләләрне кабатлау

Иярчен максат җ. Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү .

1

50

Тест формасында контроль язма эш.

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү .

1

51

Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләр.

Иярчен җөмләләр.Фәнни, әдәби, белешмә әдәбият белән системалы рәвештә эшли белү

1

52

Иярчен сәбәп, максат, урын җөмләләрне кабатлау

1

53

Г.Шәрәфинең “Күңелләрдә гөл үсә”хикәясе буенча лексик-грамматик материал.

Проблемалы сорау аша укучыларны уйландыру, күзәтергә, нәтиҗә ясарга өйрәтү

1

54

Ш.Галиевнең «Урам ул нинди?» шигырендәге лексик-грамматик материал .

Иярчен җөмләләр.Проблемалы сорау аша укучыларны уйландыру, күзәтергә, нәтиҗә ясарга өйрәтү

1

55

Фигыльләрнең төрләнешен кабатлауга күнегүләр.

Фигыль юнәлешләре.

Фигыль юнәлешләре. Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү.

1

56

Р Миңнуллинның”Ә ни өчен?”шигырендәге лексик-грамматик материал.

Фигыль юнәлешләре .Ситуатив күнегүләр эшли белү.

1

57

Ш.Еникеевнең «Солтангәрәйнең язмышы» әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Ситуатив күнегүләр эшли белү.

1

58

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр.

Иярчен шарт җ. Информацион технология кулланып, танып-белү активлыгын үстерү; өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

1

59

Текст һәм аңа хас үзенчәлекләр. Чишмәләр тексты.

Аудирование

Текст, башлам, бетем Фәнни, әдәби, белешмә әдәбият белән системалы рәвештә эшли белү

1

60

Р.Мөхәммәдиевнең «Беренче умырзая» әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Сүзтезмә, бәйлек, бәйлек сүзләр

Проблемалы сорау кую: табигатьнең көчен ачыклау. Текст алды күнегүләре

1

61

Мәҗит Гафуриның «Кыр казы» әсәрендәге лексик-грамматик материал

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.Текст алды күнегүләре

1

62

Р.Бәшәрнең «Авыру урман» шигырендәге лексик–грамматик материал

Инфинитиф+ кирәк.Ситуатив күнегүләр эшләү, рәсемнәр буенча текстлар төзү, инфинитиф+ кирәк төзелмәсен дөрес куллануга ирешү

1

63

И.Газинең «Ак сирень»әсәрендәге лексик-грамматик материал ( I-II өлеш)

Сыйфат дәрәҗәләре,фигыль төркемчәләре.Зур күләмле текстны өлешләргә бүлү, кирәкле мәгълүматны сайлап алу

1

64

Бөек Ватан сугышы лексик-грамматик материал.

9нчы Май-Җиңү көне.

Тезмә, иярченле кушма җөмлә.Белемнәрне тикшерү

1

65

Контроль эш. Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.

Иярчен кире җөмлә.Информацион технология кулланып, танып-белү активлыгын үстерү; өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләш-терү

1

66

Анализ.Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрне кабатлау

Кушма җөмләләр

1

67

Еллык кабатлау. Имтиханга әзерлек.

Ситуатив күнегүләр эшли белү.

1

68

Ел буена үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү

1

9нчы сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалар өчен

татар әдәбиятыннан эш программасы.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа нигезенә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты салынды. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга нигезләнеп төзелде.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары

-Матур әдәбият текстларын кабул итү,төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

-гуманлык карашлары,гражданлык тойгысы,патриотизм хисләре,татар әдәбиятына,татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

-телдән һәм язма сөйләм аша әдәби зәвык үстерү;

-татар классик әдәбияты,балалар әдәбияты,хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү,аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

-татар халкының әдәбияты,тарихы,мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу;

-татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

Әдәбият укытуның төп эчтәлеге

Халык авыз иҗаты үрнәкләре

Язучыларның тормышы,иҗаты турында белешмә

Сүз сәнгатенең барлык жанрларына да кагылган күренекле татар әдипләренең әсәрләреннән ( хикәя, шигыр,поэма, повесть,роман ) өзекләр:

Уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары: К.Насыйри, Л.Ихсанова,С.Хәким, Г.Әпсәләмов,Г.Ахунов,И.Гази,М.Мәһдиев,А.Шамов,Н.Әхмәдиев,Г.Шәрәфи, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев,Ш.Еникиев,Р.Вәлиева, М.Газизов,М.Гафури,Р.Бәшәр, Ф.Яруллин.

Татар халкының сәнгате,тарихы,мәгърифәт үсешен чагылдырган мәгълүмати материаллар.

Вакытлы матбугат язмалары.

Прагматик һәм эпистоляр жанр текстлары.

-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

-татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

-алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

-укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр.

1.Тыңлап аңлау.

-Өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге турында үз фикерләрен белдереп хәбәр итү;

-лексик темаларга караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, әңгәмәдә катнаша белү.

2.Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

3.Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

4.Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

5. Язу.

-Язма эшләрне грамоталы башкара белү;

-татарчадан русчага һәм русчадан татарчага текстларны язмача тәрҗемә итү,

-рәсми кәгазьләрне аңлап укый һәм яза белү.

Укыту – методик комплекты

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче с-лар._Казан:Татар.кит.нәшр.,2011.

2. Дәреслек: Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәк.9 нчы с-фы өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л. З.М.Шаһгалиева.-Казан:Мәгариф,2008.

3.Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л., Сәлимҗанова К.Г. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле,уку дәресләре оештыру. 9нчы сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма.-Чаллы.-2008.

4. Интернет сайттагы укыту-методик разработкалар, күрсәтмә дидактик материаллар, презентацияләр.

9 нчы сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбияты дәресләрен укытуның

календарь -тематик планы.

Сәгать саны: татар әдәбияты барлыгы- 68сәг.,атнага-2 сәг.

Планлаштыру: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:

1-11нче с-лар._Казан:Татар.кит.нәшр.,2011.

Дәреслек: Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәк.9 нчы с-фы өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л. З.М.Шаһгалиева.-Казан:Мәгариф,2008.

9 нчы сыйныфларның рус төркемнәрендә татар әдәбияты дәресләрен укытуның календарь -тематик планы

Тема

Сәгать саны

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешлле белем һәм күнекмәләр

Үткәрелү вакыты

План буенча

факт

1

«Татарстан Республикасы» тексты белән танышу

1

Дәүләт, сокландыра, ку әтле, милләт вәкиле, төбәк, мәйдан, икътисади.Текст алды күнегүләре.

2

«Казан – тарихи башкала» тексты белән танышу

1

Тарихи, сихри, шәхес, илче, шәкерт, тантана, гаделлек

Текст алды күнегүләре.Кол Шәриф мәчете турында сөйли белү

3

«Татар музыка сәнгате» тексты белән танышу

1

Сәнгать, иҗат, өлкә, нигез салучы, кыллы, сәхнә, кызыксына

Текст алды күнегүләре Опера тыңлау, балет карау турында диалоглар төзи белү

4

«Александр Ключарев» тексты белән танышу

1

Сәүдә, хисапчы, бөек, зыялы.Текст алды күнегүләре

5

«София Гобәйдуллина» тексты белән танышу

1

Әгьза, нәсел, остаз, тәхет, таҗ, ирешәТекст алды күнегүләре. Композиторлар турында белешмәләр туплау

6

«Татар театры» тексты белән танышу

1

Мәдәни,үзәк,дәртле,гасыр,тамашачы,игьлан. Текст алды күнегүләре

7

Татар сәнгате турында сөйләшү

1

Парларда эшләү, өстәмә материал белән танышу. Теманы йомгаклау, монологлар, диалоглар төзү

8

Р.Вәлиев «Саумы, китап!» хикәясе белән танышу,

1

Гыйлем, гаять, куыш, коточкыч.Текст алды күнегүләре

9

Саумы китап” хикәясе буенча диалогик сөйләмгә чыгу

1

Китапның иң зур хәзинә булуы турында әңгәмә Хикәянең эчтәлеген сөйли белү, ситуатив диалоглар төзү

10

К.Насыйри «Әбүгалисина» әсәреннән өзек белән танышу

1

Текст алды күнегүләре

11

К.Насыйри «Әбүгалисина» әсәре өзеге өстендә эшне дәвам итү.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру Хикәянең эчтәлеген сөйли белү

12

Тарихи сәхифәләр: беренче татар китабы

1

Китапханә, чишмә, кызыклы

җҗҗҗңңңңңң Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, китап турында мәкаль, әйтемнәр белү

13

БСТҮ.Иҗади эш.Сочинение язу.

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, фикерләрне язмада белдерү

Сочинение «Минем яраткан китабым»

14

Китаплар һәм китапханәләрнең тормышыбыздагы роле.

1

Парларда эшләү, өстәмә материал белән танышу. Теманы йомгаклау, монологлар, диалоглар төзү

15

М.Мәһдиевнең.»Без –кырык беренче ел балалары»әсәреннән алынган өзек белән танышу.

1

Су урынына эчәбез, коры яшен суккандай булды, кереп батты, тегермәнгә су салу .Текст өстендә эш.

16

ДМС.М.Мәһдиевнең” Без –кырык беренче ел балалары»әсәреннән алынган өзеге буенча диалогик сөйләмгә чыгу

1

Текстны өлешләргә, кисәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү. План төзү. «Чит тел өйрәнү кирәкме?» темасына диспут

17

Л.Ихсанова иҗаты. «Бер маҗара» хикәясеннән өзек (1бүлек)

1

Текст алды күнегүләре

18

Л.Ихсанова”Бер маҗара”хикәясе.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү, үз фикереңне белдерү

19

Л.Ихсанованың «Бер маҗара» хикәясеннән өзек (2бүлек)

1

Текст өстендә эш.

20

ДМС.»Бер маҗара» хикәясе буенча сөйләмгә чыгу

1

Текстны өлешләргә, ки-сәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү. План төзү. Аутентив материал белән эшли белү. «Укучыларның төп бурычы» темасына әңгәмә оештыру

21

Г.Әпсәләмовның иҗаты «Ак чәчәкләр» әсәреннән өзек белән танышу

1

Сәләт, дәвалаучы, юри, чир, хәрәкәт, борчый, көзән җыеру

Текст алды күнегүләре

22

БСТҮ.Текст буенча иҗади эш. “Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле”

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, фикерләрне язмача белдерү

Сочинение язу…

23

Г.Ахуновның «Хәзинә» әсәреннән өзек белән танышу

1

Ышанычлы, җитди, тимер-томыр, бүлек, бораулаучы

Текст алды күнегүләре

24

Г.Ахуновның «Хәзинә» әсәреннән алынган өзек буенча диалогик сөйләмгә чыгу

1

Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.Ситуатив диалоглар төзү

25

И.Юзеевның «Таныш моңнар» поэмасы өзеге белән танышу

1

Риза бул, рәнҗи, оялу, бәгърем, чын сөю, бәхетле

Текст алды күнегүләре Сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

26

И.Юзеев”Таныш моңнар”поэмасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.Ситуатив диалоглар төзү

27

Р.Вәлиева «Гомәр һәм һөнәр» шигыре

1

«Һөнәрләр» темасы лексикасы.Текст алды күнегүләре Иҗади биремнәр үтәү

28

БСҮ.Аралашу кагыйдәләре.

1

Аралашу кагыйдәләрен искә төшерү

29

Дуслыкны саклый бел.

1

Д/м сөйләмгә чыгу

30

Сүз сәнгате. Әдәплелек

сыйфатлары.Рәхим итегез….

1

Аралаша белү-үзе бер осталык

31

Татар халык әкияте «Алтын алмалар»

1

Кичен, үзара, күрше, ярлы, гаҗәпләнә, шат Текстны өлешләргә, кисәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү. План төзү.

32

Татар халык әкияте «Зирәк карт»

1

Вәзир, зирәк, шәүлә, өянке, гәүһәр, төп, оч

Текст алды күнегүләре

33

Әкиятләр буенча диалогик сөйләмгә чыгу

1

Канәгать, иңбашы, сыңар, яралы,сак.Чагыштыра һәм гомуми-ләштерә белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

34

С.Хәким иҗаты. «Әнкәй» шигыре

1

Текст алды күнегүләре

35

БСҮ.Сочинение язу. «Әнием – күз нурым»

Минем кадерле кешем”

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, фикерләрне язмача белдерү

Сочинение язу…

36

А.Шамовның «Госпитальдә» хикәясеннән өзек (1бүлек)

1

Сукыр, култыклап, ваз кич, тумыштан, лаек, баш тарт, бөек

Текст алды күнегүләре

37.

А.Шамовның «Госпитальдә» хикәясеннән өзек (2бүлек)

1

Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Өзекнең эчтәлеген сөйли белү

Текст алды күнегүләре

38.

Госпитальдә”хикәясе буенча сөйләмгә чыгу

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү, нәтиҗә ясый белү күнек-мәләрен булдыру

39.

Н.Әхмәдиев «Ана» хикәясе белән танышу

1

Текст алды күнегүләре

40.

Н.Әхмәдиев «Ана» хикәясе өстендә эш.

1

Тәртип, кыю, буш, боза, әшәке

41

БСТҮ.Иҗади эш.

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, фикерләрне язмада белдерү Сочинение язу.

42

Аралашу төрләре

1

Аралашу кагыйдәләрен искә төшерү

43

Аралашу әдәбе”циклы буенча кабатлау

Ситуатив диалоглар төзи белү Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру

44

Тестлар белән эш

1

45

Безнең ял.

1

Ситуатив диалоглар төзи белү

46

Минем яраткан шөгылем

1

Үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

47

Тәрҗемә эшләре.Иҗади эш.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру

48

БСҮ.Ял көнең планлаштыру.

1

Ситуатив диалоглар төзи белү Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру

49

Минем виртуаль дөньям

1

Виртуаль дөнья,сайтка теркәлү,мавыгу,зарарлы

50

Текст өстендә эш формалары аша бәйләнешле сөйләм үстерү.

1

Үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү ,нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру

51

Ш. Галиевнең «Урам ул нинди?» шигыре

1

Текст алды күнегүләре

52

Р.Миңнуллинның » Ә ни өчен?» шигыре белән танышу

1

Текст алды күнегүләре Сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

53

Ш.Еникиевнең «Солтангәрәйнең язмышы» әсәреннән өзек

1

Сукыр, таяк, бата, адаша, үлем, хәлсез.Текст алды күнегүләре

54

СТҮ.»Тирәбездә яхшы кешеләр» иҗади эшкә әзерлек

1

Текстны өлешләргә, ки-сәкләргә аеру, төп фикер-не билгеләү. План төзү. Аутентив материал белән эшли белү. Хикәя төзеп сөйләү

55

Лексик теманы йомгаклау. «Тирәбездә яхшы кешеләр»

1

Тишә, дулкынлана, еш, ашык-пошык, сызгыра, моңая

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, фикерләрне язмада белдерү Сочинение «Тирәбездә яхшы кешеләр»

56

Р.Мөхәммәдиевнең «Беренче умырзая» әсәреннән өзек белән танышу

1

Шифа, авыру, хәбәр, дәва, җилкә, сырхау, чишмә

Текст алды күнегүләре

57.

Д/МС. «Беренче умырзая» әсәре өзеге буенча сөйләмгә чыгу

1

Әдәби әсәрдәге геройлар-га бәя бирергә өйрәтү, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. «Безнең як чишмәләре» темасына хикәяләр төзеп сөйләү

58

М.Гафуриның тормыш юлы. “Кыр казы” хикәясе белән танышу.

1

Тирә-юнь, моңсу, тирә-як, ялгыз, талпына, сындыра, сагына, искә төш

59

М.Гафуриның «Кыр казы» хикәясе буенча сөйләмгә чыгу

1

Текст алды күнегүләре Хикәяне 3 зат исеменнән сөйли белү

60

Р.Бәшәрнең «Авыру урман» шигыре белән танышу

1

Табигать, агу, оя, сындырыргаӘдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру «Урманнар моңаймасын» темасына әңгәмәдә катнашу

61

И.Газинең «Ак сирень» хикәясеннән өзек

1

Нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен булдыру . Гашыйк, хыял, шикләнә, күзәтә, тоела

62

Ф.Яруллин”Ике кояшым бар,Илсөя”

1

Гашыйк, хыял, шикләнә, күзәтә, тоела

Текст алды күнегүләре

63

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирү.Герой шагыйрләр һәм язучылар.

1

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирү;Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр; Бөек ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар,шагыйрьләр,язучылар турында сөйләшү.

64

ДМС.Герой яшүсмерләр.

1

65

Нәрсә ул батырлык?

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

66

Сугыш чорын чагылдырган әсәрләр.

1

Үз фикереңне әйтә белү.Монологлар, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү,

67

68.

БСҮ.Кемнәр алар батырлар?

Йомгаклау дәресе

2

Монологлар, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү, парларда эшләү

Музыка җитәкчеләре безнең редакциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Балалар бакчалары мөдирләре дә, район мәгариф идарәсе дә хәлебезгә керергә теләми, зарларны ишетми, ди алар. Музыка җитәкчеләре прокуратурага, Татарстанның Хезмәт буенча дәүләт инспекциясенә, профсоюзга да мөрәҗәгать иткәннәр. “Татар-информ” хәбәрчесе бу вазгыятькә ачыклык кертергә тырышты.

Педагоглар: “Мондый шартларда ничек эшлисен дә белмибез”

Марина Дмитриева “Светлячок” балалар бакчасында хәзерге вакытта бер ставкада эшләп, тугыз группа алып бара. Хезмәт стажы 34 ел.

Шәһәрдә барлыгы 15 балалар бакчасы бар. Хәзер шундый вазгыять: барлык балалар бакчаларында музыка җитәкчеләре ставкаларын кыскарттылар, ләкин эш күләме артты. Бер музыка җитәкчесе өч бакчага эшли булып чыга. Өч хезмәткәр тудырылган шартлар белән килешмичә эштән китте, — дип аңлатты ул.

Марина Дмитриева РФ нормативлары буенча бер ставкага 4 группа туры килергә тиешлеген әйтте. Моңарчы ул 1,5 ставкага алты группа алып барган, хәзер исә, ярты ставкасын кыскартып, аңа тугыз группа йөкләгәннәр.

Бу очракта ставкам бөтенләй 2.25 булырга тиеш. Моңа кадәр тагын бер хезмәткәр бар иде, ул киткәч, барысы да миңа калды. Бу бит законсыз гамәл, — дип борчыла Марина Вячеславовна.

Музыка җитәкчесе әйтүенчә, хезмәткәрләрне кысрыклау августтан ук башланган. Алар тавыш күтәргәч кенә перерасчет ясаганнар.

Мин приказны имзаламасам да, барыбер кимрәк ставкага күчереп куйганнар. Юристлар белән киңәшләштем. Алар бер яклы гына күчерергә хокуклы түгел дип аңлаттылар. Кыскасы, без балалар белән хәзер элеккечә куәтле итеп шөгыльләнә алмыйбыз. Кем әйтмешли, моңарчы бер метр тукымадан яхшы дүрт күлмәк тегә идем, ә хәзер шул ук метрдан тугыз күлмәк тегәргә мәҗбүр итәләр. Ничек тегим мин аны? Әлбәттә, алар брак булачак. Минем авторлык программам бар, шуның буенча эшли алмыйм. Көзге, кышкы бәйрәмнәргә гел әкиятләр ясый идем. Хәзер вакытым юк. Моның хезмәт хакында да чагылыш табачагы көн кебек ачык, эш хакым 10 мең сумга диярлек кимеде, — дип өзгәләнә Дмитриева.

Музыка җитәкчесе, бакча мөдире язып биргән циклограмма (укыту циклының вакыт диаграммасы – Т.И. искәрмәсе) нигезендә. 8.15тән индивидуаль шөгыльләнә башларга тиеш икән. «Ә балаларның бит 8 дән 9 га кадәр иртәнге аш вакыты. 8.30 да, алар әле ашап кына утырганда, мин “әйдәгез, тизрәк” дип ашыктырам. Расписание төзелешендә зур хилафлыклар бар. Мин һәр дәрестән соң бүлмәне җилләтергә тиеш, ә расписание буенча балалар берсе артыннан берсе керә. Моннан тыш, музыка җитәкчесе группалар белән эшләү, конкурслар, фәнни-методик эш, диагностика эшләре белән дә мәшгуль.

Мин педагоглар белән дә эшли алмыйм. Хәзер менә Яңа елга күпме персонаж әзерлисе бар. Мин җиренә җиткереп эшләргә ияләнгән. Мондый шартларда ничек эшлисен дә белмим. Бөтен методикалар 1 ставкага 4 группа исәбеннән. “Сез миңа 1 ставкага 9 группа белән эшләү методикасын бирегез алайса” дип сорыйм мәгариф идарәсе башлыгы Печинадан – ул җавап бирми, — дип аңлата Марина Вячеславовна.

Прокуратурага, Хезмәт инспекциясенә дәгъва гаризалары язган белгечләрдән гаризаларын кире алуларын сорау очраклары булган. «Беркем кире алмады, нык торабыз әле. Республика прокуратурасына мөрәҗәгать әзерлибез. Минем суд утырышы 27 ноябрьгә билгеләнгән. Узган атнада башка кызларныкы булды», — диде әңгәмәдәш.

Ставкалар кимү һәм эш артуын эш бирүчеләр ничек аңлата? Марина Дмитриевага бу гамәлне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 1993 елгы Карарына һәм 2013 елның 30 декабрендә чыккан 1096 нчы Карарга нигезләнеп аңлатканнар. «Анда эш күләме группалап түгел, балалар саны буенча билгеләнгән. Ә балалар саны 88 нче РФ законында билгеләнә, бер группада 15-20 бала. Беренче утырышта судья да гаҗәпләнде, баш экономисттан “ничек аңлатасыз соң бу Татарстан Карарын” дип сорады. Ставканы исәпләп чыгару формуласын судья да аңламады», — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Сигез хезмәткәрнең икесе генә яңа тариф челтәре турында приказны имзаламаган булган, калганнары кул куйган. Шуларның берсе Елена Атаманова “Энҗе” балалар бакчасында эшли. 1989 елдан бирле 30 еллык эш стажы бар.

Безне кисәттеләр, приказларны имзаладык, ләкин безгә күпме группа алып барачагыбызны әйтмәделәр. Закон буенча 0,25 ставкага бер группа тиеш. Элек 1,5 ставкада алты группам иде, ике группаны болай өстәмә бушлай ала идем, чөнки балаларны жәлләдем. Хәзер 0,75 ставкада мин, закон буенча 3 группа тиеш, ә миңа 8 группа бирделәр. Ә хезмәт хакы кимеде. Элек 30 мең сум алсам, хәзер 14 мең сумга калды. Мөдирләр дә җилкә җыера, безгә РОНО кушты диләр. Янәсе, Зәйдә балалар кимегән, ә педагоглар саны күбрәк дип аңлаталар. Балалар санына карап ставка төзү формуласы турында указ чыкты диләр, — дип сөйләде Атаманова.

«Энҗе» балалар бакчасы хезмәткәре хәзер 12 нче яртыга кадәр төркемнәр белән шөгыльләнүен, аннары 2 нче яртыга кадәр документлар белән утыруын әйтте. «Конкурс, утренникларга да әзерләнеп булмый. Дәрестә өйрәнгән бер җыр, бер бию, бер уен белән генә көзге бәйрәм дә узды. Без хезмәт инструкциясен бозабыз, бөтен программаны үти алмыйбыз булып чыга. Сигез кеше без риза түгел. Бүген балалар бакчасы мөдире һәм РОНО белән судлашабыз, ике җавапчыга карата иск әзерләнде. Вакытны һәм хезмәт хакын кайтарсыннар, — дигән теләк белән яши Елена Атаманова.

“Красная шапочка” балалар бакчасында эшләүче, 40 еллык стажы булган Светлана Аблакотова эш йөкләнешенең тагын бер төре турында әйтте:

Безне бит әле шәһәр бушлай аниматорлар итеп тә куллана. Питрау көне, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, Сабан туе, шәһәр көне, Яблочный Спас, төрле һөнәри бәйрәмнәргә һәм башка төрле чараларга тартып чыгаралар. Без аларда катнашырга мәҗбүр. Бөтен эшне ташлап, шунда чабабыз. Яңа ел җиттеме – безгә боздан фигуралар әвәләргә кушалар. Үзебез су ташыйбыз, боз ватабыз, әвәлибез, буйыйбыз. Әле иртән фигураларны ватып бетергәннәр, дип хәбәр итәргә мөмкиннәр, аннары тагын әвәләргә, буярга мәҗбүр итәләр. Мыскыллау инде бу. Без инде хәзер шикләнә башладык – Мәгариф бүлегенә карыйбызмы без, мәдәният бүлегенәме. Безнең эшнең асылын аңламаучылар эше инде бу.

Мәгариф идарәсе: “Өлгермибез диюләре — арттыру”

Зәй районы Мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печинага шалтыраткач, хәзер ставка балалар саны буенча бит, белгеч аңлатыр, дип, трубканы баш экономистка бирергә теләсә дә, җавапны үзенең бирүен сорадым. Ул хезмәткәрләрнең баш күтәрүе нигезсез дип саный.

Музыка җитәкчеләре, физик культура инструкторлары, туган тел педагогларының балалар саны буенча ставкалары кими дигән карар чыккан иде. Алар бит 1993 елгы группалар саны буенча исәпләнгән ставкага сылтана. Ә хәзер ставка сәгатьләр буенча бүленгән. 0,75 ставка 18 сәгать дигән сүз. Без циклограмманы карадык, алар вакытка сыеша. Бакчада бит дәресләр 15-20 минут кына. Алар дәрес уздырырга өлгерә, индивидуаль дәрескә дә вакытлары кала. Хәтта мәгариф идарәсе эшчеләре чыгып, ничек эшләгәннәрен дә карадылар, — ди Лилия Печина.

Музыкаль җитәкчеләрнең хезмәт хаклары кимүе мәсьәләсен Печина башка юл белән чишәргә тәкъдим итә:

Алар хезмәт еллары тулмый дип борчылырга мөмкин, ләкин аларга сәгатьләр өстәсәң, педстаж да кушыла бит. Шуңа күрә 1 ставкага тулсын өчен, 0,25 ставканы икенче бакчада җыярга була, — ди идарә башлыгы.

Баш экономист Гөлнара Җиһаншина да Лилия Печина сүзләрен җөпләде.

Аларның өлгермибез диюе арттырып әйтелгән. Аларның ризасызлыгы нигезсез, чөнки циклограммадагы вакыт төркемдә шөгыльләнү, индивидуаль дәресләр өчен дә җитә. Алар 1993 елгы 88 нче Карарга сылтана, ләкин ул Карар күрсәтмә характерында. Без Министрлар Кабинеты Карарына нигезләнәбез. Министрлар Кабинеты Карары буенча, музыка җитәкчеләрнең ставка саны тәрбияләнүчеләр саныннан чыгып исәпләнә. 130 балага 0,75 ставка була дигән сүз. Кайберләрендә алай да чыкмый әле. Без инде алты төркемле бакчаларда, ризасызлыклар булмасын өчен, 0,5 урынына 0,75 не калдырдык, — дип аңлатты ул.

Баш экономист сүзләренчә, яңа карар 2013 елның 30 декабреннән чыкса да, педагоглар бу уку елына кадәр иске схема буенча эшләгән.

Акча республика бюджетыннан күчә, ә аермасы җирле бюджеттан түләнде. Бу зур нагрузка, нормативтан артык финанслау булды. Бу закон бозу, акчаны максатсыз куллану, – ди ул.

Гөлнара Җиһаншина әйтүенчә, хезмәткәрләр бирелгән вакытка сыеша. Группага карап, дәресләр иң әзе 10 минут, иң күбе әзерлек төркемендә 30 минут. Алты группалы садикларда дәресләргә 3 сәгать 40 минут вакыт китүен әйтте.

18 сәгать эшләсәләр, индивидуаль дәресләргә, ата-аналар, тәрбиячеләр белән эшләргә 14 сәгать 20 минут кала, — диде ул.

Адвокат сүзе

Музыкаль җитәкчеләрнең мәнфәгатьләрен адвокат Айрат Асылгәрәев кайгырта.

Бу очракта хезмәткәрләрнең эш күләме арткан, группалар саны шул ук калган, ә эш сәгатьләре һәм хезмәт хакы кимегән. Минемчә, алар эшкә кабул ителгән вакытта төзелгән хезмәт килешүе шартлары бүген начарайган. Хокуклары бозылуы күренеп тора. Алар перерасчет үткәрүне һәм булган ставкаларны кайтаруны таләп итә.

Кайбер хезмәткәрләр штат кыскару турында хәбәрдар булу турында боерыкларны имзаласа да, закон кысаларында тиешле срокта шикаять биргәннәр.

Минемчә, мондый шартларда эшләү физик яктан мөмкин түгел. Закон буенча һәр группага вакыт нормасы бар, — ди адвокат.

«Татар-информ» редакциясе вазгыятьне алга таба да күзәтәчәк. Суд карарын көтәбез.

Киләсе елларда татар журналистлары оештырган чараларда кадерле кунак КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов була башлар, мөгаен. Түгәрәк өстәл утырышында Римзил Вәлиев аны «Журналистика факультетының татарча версиясен эшләүче», дип таныштырды. Киләсе елларда татар редакцияләре кадрларны аннан алырлар кебек. Чөнки тарихи журфак быел бюджет урыннарсыз калды. Дөрес, шактый еллар татар журналистикасының «атасы» булган Васил Гарифуллин әйтүенчә, бюджетсыз журфакка да бер урынга дүрт кеше гариза биргән, ди. Монда сүз татар бүлеге турында бармый, төркем тупланганнан соң теләкләре буенча бүләчәкләр.

Әмма кайдадыр көн болытлы булса, икенче яктан кояш чыга ул. КФУның Филология институты журналистика белгечлегенә бюджет урыннары бирелүен хәбәр иткән иде инде. Түгәрәк өстәл утырышында Рамил Мирзаһитов кабул итү кампаниясенең уңышлы үтүен — булачак студентлар сайлануын әйтте.

«Татарча яза белгән журналистлар проблемасы бар»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов: «Без элеккеге татфак инде. Татар теле юнәлешендә һәр елны ике төркем алабыз. Берсе — татар теле укытучылары, икенчесе — филологлар. 2010 елда ике уку йорты — Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты кушылгач, ике институттан шушы ике юнәлеш килде. Быел ике төркемгә 48 бюджет урыны бирелде. Филология белгечелегенә 23 бюджет урын каралган. Алар тәрҗемәчеләр булып та, журналистлар булып та эшли алачак. Уку планын төзегәндә Айдар Сәлимгәрәев, Шамил Садыйков һәм Рәмис Латыйповларның киңәшләрен истә тотып эшләдек. Алар киңәш иткән предметларны керттек. Безнең журналистика юнәлеше буенча әле укытучылар да алынмаган, берничә вакантлы урыныбыз бар».

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков: «Бездә татарча яза белгән журналистлар табу проблемасы бар. Без аларны районнардан эзлибез, татар мәктәпләреннән чыккан балаларны карыйбыз. Әлбәттә, иң яхшысы — журфак нигезендә эшләнгән журналистика. Бу — ничарадан бичара туган әйбер. Бөтенегез дә әлеге студентларны укыту системасында катнашсагыз иде».

«Эш сорап килүчеләр бер татар журналисты исемен дә атый алмый»

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: «Редакциягә эш сорап килүчеләр бар. Аларга гап-гади сорау бирәбез — татар журналистларыннан кемнәрне укыйсыз? Беркемне белмиләр. Ишек төбендә бушаганымны көтеп торганда да газета алып, фамилияләрне карамыйлар. Сез безне чакырсагыз, без барып, практик дәресләр уздыра алабыз. Безгә моның өчен акча кирәкми. Без очрашып, үзебезне күрсәтеп, үзебез турында сөйләп, практик журналистикага өйрәтә алабыз. Элек без редакциягә беркетелеп, практикага йөри идек. Журналистларны да белә идек. Хәзер журфак, үз газетабыз, үз телевидениебез дә бар дип, үзе эченә бикләнде. Алар татар журналистикасын бөтенләй белмиләр».

«Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов: «Университетта иртәдән кичкә кадәр дыңгычлап тутырылган теория. Алар беркая да китә алмыйлар. Укырга йөрмәсәләр, аларны очырып чыгаралар. Безнең заманда ирек иде. Укырга хәлеңнән килә икән, дәрескә йөрмәүгә күпмедер дәрәҗәдә күз йомыла иде. Хәзер аларны теория белән тутыралар да, алар редакциягә килеп, зур күзләре белән матур итеп карап утыралар.

Безнең яшь журналистлар өчен «Алтын каләм» премиясе бар, эшләүче журналистлар өчен — «Бәллүр каләм». Ләкин безнең милли төсмерле журналистика премиясе юк. Бу татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрү өчен дә кирәк. Ул саллы булырга тиеш! Ул акчалата булырга тиеш!

«Университетта бала татарча язарга да, татарча уйларга да өйрәнергә тиеш!»

Җәмәгать эшлеклесе, журналистика ветераны Римзил Вәлиев: «Хәзер газета-журналларны сатуга чыгара башладык. Ваклап сатуның шәбәеп киткәне күренә. Махсус автоматлар куелды. Мин борчыла башладым: шушы тырышлыктан соң да укучыларыбыз сатып алмаса? Бизгән булса… Бизү чире бар ул. Сентябрьгә театрларга билетлар начар сатыла, ди. Халык театрга йөрмәскә күнегә башлаган. Халык укудан, тыңлаудан, җитди мәгълүматтан бизә башласа, нәтиҗәне күрәбез — тираж булмый, рейтинглар булмый. Әйдәгез, тәкъдимнәр кертик.

Без инде университетта журналистлар әзерләү мәсьәләсенә игътибар арта башлаганын белдек. Әлбәттә, журналистика — Африкада да журналистика, анда бер үк алымнар кулланыла, кешенең күңелендә милли хис булса, теләсә нинди телдә, теләсә нинди матбугат чарасы аша чагылдыра.

Татар журналистикасы дигәндә татарча язучыларны гына күздә тотабызмы? «Звезда Поволжья», ТНВның «Семь дней» тапшыруы татар журналистикасы түгелмени?! Балага милли тәрбияне мәктәп һәм гаилә бирә. Өлкәннәргә кем бирә? Беркем бирми. Нәрсә кала? Матбугат!

Милли тәрбиянең 60 проценты, агай-эне, безнең җилкәдә! Университетта бала татарча язарга гына түгел, татарча уйларга һәм журналистларча уйларга өйрәнсә, шул әйбәт булыр иде».

«Районнарда татар журналистлары мәктәбе оештырырга була»

«Акчарлак» нәшрият йорты генераль директоры Рузилә Сафина: «Журналистларны танымыйлар, дисез. Минемчә, эшне районнардан башлап җибәрергә кирәктер. Артистлар йөргән кебек үзебез йөрик. Районга танылган журналистларны җыеп алып килсәң, кеше алар белән таныша һәм кызыксынып укый башлый. Мәктәп баласына үтеп керергә кирәк, шул вакытта ул журналистларны белеп үсәчәк».

Гөлнара Сабирова: «Районнарга чыгып, татар журналистлары мәктәбе оештырырга була. Бу Мәгариф министрлыгы белән бергә эшләнергә тиешле эш дип саныйм. Бәлки, районнарга чыгып, өлкән сыйныф укучыларын җыеп, очрашулар ясарбыз. Авыллардан татар фикерле талантлы балаларны табып, үзебездә мәйдан бирә алабыз. Аларның булмавына үзебез дә гаепле: газеталарда мәктәп укучыларына мәйдан да бирелми кебек. Шул эшне башлап җибәрсәк, әйбәт булыр иде».

«Татар сәнгате турында язучы юк»

«Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: «Без һәрвакыт журналистика факультетына очрашуларга йөрибез. Журналларны алып барам, студентларга биремнәр бирәм. Алар актив кына язалар. Гонорар да түлим. Без КФУның филология факультеты белән бергә театр тәнкыйтьчеләре әзерли башладык. Бүгенге көндә татар сәнгате турында язучы журналист юк! Әйтегез берәр фамилия! Безнең 25 ел шундый эш бара!» (Гафу итегез, Зиннур Зыятдинович, 25 ел бу эш баргач, кайда соң ул сәнгать турында язучы журналистларыгыз? Әйтегез фамилияләрен).

«Үзегезгә дә газета укырга кирәк, егетләр-кызлар!»

«Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәрире Искәндәр Сираҗи: «Сәнгать буенча тәнкыйть юк, ди. «Мәдәни җомга”да Миләүшә Галиуллина, Эльмира Сираҗи бар. Әзрәк газета укырга кирәк, егетләр-кызлар! Яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсендә Рузилә Хасимовна белән килешәм. Ә бит районнарда район газеталары бар. Яшьләрне район газеталары тирәсенә тупларга мөмкин. Кадрлар әзерләү — милләт өчен үтә мөһим әйбер. Матбугат — милләтнең фикере булу сәбәпле, без бу очракта моны читтә калдырырга тиеш түгел».

«Алтын каләм» гран-приен 11 сыйныф укучыларына бирергә кирәк»

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин: «Ялкын”да күп еллар дәвамында Балалар редколлегиясе дигән орган эшләп килә. Журналда басылган язмаларның 70 проценты мәктәп укучылары тарафыннан языла. Минем шушы юнәлештә эшләп анализ ясагач туган кайбер фикерләрем бар — «Алтын каләм”дә ике ел рәттән татар теле юнәлеше буенча гран-прины 10 сыйныф укучылары ота. 11 сыйныфлар юк. Ә бит бу урынга 11 сыйныфлар өметләнә, чөнки бюджет урынына эләгү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, узган ел «Алтын каләм”дә җиңгән кыз быел журналистикага китмәде. Мәктәп чорында ул үзенең кызулыгын югалтты дип уйлыйм. Ул өч ел язды, журналистиканың ни икәнен аңлады һәм өмете сүрелде. Яшьләрне җәлеп итү өчен мотивация турында да уйларга кирәк. Сүз татар журналистикасының абруе турында бара».

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова: «Тугызынчы катта безнең балалар студиясе ачылды. Без балалар белән видеолар төшерә башладык. Татар журналистларын әзерләү өчен кече яшьтәге балалар белән эшли башларга кирәк. Районнардан безгә бик аз язалар. Журналларыбызның абруе төшеп беттеме — аңламыйм. Кызыклы бәйгеләр оештырабыз — планшетларга кызыгып та җибәрмиләр бит иҗатларын. Роберт абый Миңнуллин исән чагында „Сабантуй“ журналының редколлегиясен оештырган идек. Аның Шәвәли премиясе оештыру турында сүзе булды. Без бу премия эшен башлап җибәрдек — Роберт абый васыятен тормышка ашырырга иде. Журналистика мәктәбен кече яшьтәге балалар белән башлый алсак, мин сезгә шәп кадрлар бирәчәкмен».

«Радиоларда мәгълүмати блоклар булсын»

«Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: «Татарлыкны күтәрү буенча премия тәкъдиме бик лаеклы. Ул премиягә татар телле генә түгел, милли проблемаларга рус телендә яза торган журналистларны да билгеләргә кирәк. Мәсәлән, «Безнең гәҗит» милли проблемаларны бик күп яза, моңа хәтта укучылар тарафыннан ризасызлык билгеләре дә сизелә. Чөнки, мәсәлән, миңа татар теленең әһәмияте турында сөйләп торырга кирәкми. «Безнең гәҗит”не дә шундый кешеләр укый торгандыр, дим. Милли проблемаларга язуны, рус телле матбугатны да колачлап, глобаль масштабта оештырырга кирәктер. Әйтик, Башкортстанда рус телле мәгълүмат чараларында да башкорт рухы бар. Безгә дә шушы юнәлештә эшләргә кирәктер дип саныйм. Милли аңны болай гына күтәреп булмый».

Римзил Вәлиев: «Безнең радиолар патефон урынына эшли — җыр яңгырата. Төрле күзәтүләр бирелсә, аудиторияне югалтабыз дип куркалар. Ә Мәскәү радиолары музыкасыз да аудитория җыя. Безнең радиоларда да даими һәм кызыклы мәгълүмати блоклар булсын иде».

«Интернеттагы аудиторияне туплыйсы иде»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директорының урынбасары Алсу Исмәгыйлева: «Басма матбугатның аудиториясе кими дип даими сөйләшеп торабыз. Шул ук вакытта без аңларга тиеш: дөнья үзгәрә һәм журналистның функцияләре дә үзгәрә, алар өстәлә дияр идем. Журналист эшенә интернетта аудитория белән эшли белү функциясе өстәлә. Без басма матбугатның тиражын югалтсак та, интернетта татар телле аудиториянең арта баруын күзәтәбез. Бу аудитория белән ныклап, җаваплылык тоеп эшли башларга кирәк. Интернетның төп үзенчәлеге шунда: бөтен нәрсә теркәлеп бара — кеше кайдан керә, ничә яшьтә, нәрсәләр белән кызыксына, теге яки бу материалны ничә минут укыган. Бу мәгълүматны махсус системалар җыеп бара. Без шул системалардагы мәгълүматны кулланып, татар аудиториясен исәпләп чыгардык. Мин татар аудиториясе дигәндә татарча җыр тыңлаучыларны түгел, татарча текст укып аңлый алучыларны күздә тотам. Санап чыгардым — интернетта татарча укый ала торган 425-485 мең кеше бар. Без бу аудиторияне туплап, аннан файдалана алабыз. Шушы базаны җыйсак иде дигән тәкъдимем бар».

Искәндәр Сираҗи: «Дәүләт финанслаган очракта, интернетта эшләүне үстерергә мөмкин. Ә шәхси газеталар өчен ул монетизацияләнми, безгә акча килми. Мин сайт ясаган идем, әмма бетердем. Чөнки кәгазьне ала торган укучым сайтка китеп барды. Димәк, мин акча югалтам, сайтны да асрый алмыйм булып чыкты».

«Хәзер бутиклар да саргая башлады»

«Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров: «Алсу Исмәгыйлеваның интернетта 420 мең татар телендә укучы бар диюенә беркадәр татар эстрада җырчыларының инстаграмнарына язылучылар өлге булып тора. Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразоваларның яртышар миллион язылучысы бар.

Сөйләмле радио булсын дигәнгә җавабым — моның өчен сәяси ирек кирәк.

Яшьләрне җәлеп итү темасына килгәндә, без укырга кергәндә кешенең белем дәрәҗәсен чамалый торган сораулар бирелә иде. Хәзер балалар БДИ баллары белән киләләр. Ә бит кешене язарга өйрәтеп була, әмма кызыксынучанлыкка өйрәтеп булмый. Минем сораулар биреп караганым бар. Камал театрының баш режиссеры кем? Белми! Австрия башкаласы? Белми! Кәгазьгә Татарстан картасын сызып күрсәт әле, дим. Сызды. «Казан кайда?» — дим. Күрсәтте. «Чаллы кайда?» — дим. Белми. «Без акыллы да, яшьләр юләр», — димим. Бездә дә гаеп бар — хайп артыннан куып, яшьләрне җитдилектән читләштерәбез. Ә ни өчен җиңел әйбер артыннан куабыз? Чөнки трафик кирәк. Элек дәүләт газетасын чыгаручылар шәхси матбугатны сарыга санап, үзләрен бутик диләр иде. Хәзер бутиклар да саргая башлады. Нәрсә күп укылганын карагыз: җитдиме, хайпмы?»

Илфат Фәйзрахманов: «Сүз радиосы кирәк! Сүзле тапшырулар кирәк! Ә сүз иреге юк дию эшләмәскә, ялкауланырга сәбәп кенә».

Илшат Әминов: «Без „Татарлар“ тапшыруы өчен фикер әйтә ала торган кешеләр эзләдек. Сәясәтче, тарихчылардан татар телендә фикерли торган дүрт кеше бар икән. Без эзләдек, бик тырыштык, таба алмадык».

«Һәркем башта үз эшен карасын иде»

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Сез бик еракка киттегез. Сүз радиолары… Безнең бит әле стаканга су салынмаган. Ә сез шикәр сала башладыгыз. Без 10 миллион татар бар, дибез. Шулардан ярты миллион татар татарча укый ала икән, без аудиторияне киңәйтү турында уйларга тиеш.

— Рус һәм инглиз сүзләрен кушмыйча, без саф татар телендә сөйләшергә тиеш, дигән фикер бар. Әмма без татарча язганда текстыбызны укучы турында да уйларга тиешбез: иң мөһиме — язганыбызны ул аңласын.

— Без дөнья белән бергә үзгәрергә тиешбез. Хәзерге бала Чаллының кайда урнашуын белмәскә, ә Анталияне белергә мөмкин. Приоритетлар башкача.

— Очрашулар уздыру турындагы фикер белән килешәм. Без аны оештырып та карадык. Әмма ул очрашулар китапханәдә эшләүчеләрне җыеп, берсен-берсе мактап утыруга гына кайтып калды. Шулай да, бу очрашуларны язучылар, җырчылар, журналистлар белән бергә дәвам итәргә кирәк.

— Милли премия дә яхшы идея. Әйтик, «Бәллүр каләм» премиясе кысаларында татар журналистлары өчен аерым премия булдырырга мөмкин.

— Хөкүмәт бөтен нәрсәгә акча табып бетерә алмый. Сәүдә булырга һәм аннан акча килергә тиеш. Әмма аның өчен бик зур осталык кирәк. Сәүдә нокталары, шул исәптән, китап кибетләре булырга тиеш. Безгә китаплар бастыру өчен бюджеттан акча бирелә. Татар китаплары чыгарабыз да китапханәгә җибәрәбез. Ул шунда ята инде. Укыйлармы аны? Укымыйлармы? Сәүдәгә чыкмый. Кеше күрми. Яшь язучыларга үзләрен күрсәтергә дә мөмкинлек юк. Китабы чыкса, күңел сөенә. Бәлки, язучыларның китабын чыгару тәртибен үзгәртергә кирәк. Безнең җидешәр-сигезәр том чыгара торган нык хөрмәтле язучылар бар. Кемдер кечкенә генә китабын чыгарырга да булышлык ала алмый. Ә бит яшь язучылар өчен эшен күрсәтү дә, китабын сату мөмкинлеге дә булыр иде. Боларның барысын да уйлашырга кирәк.

— Без теге эшләнми, бу эшләнми дип өйрәтергә яратабыз. Һәркем башта үз эшен карасын, җиренә җиткереп башкарсын иде. Безнең алда аудиторияне үстерү һәм аудитория белән эшләү мәсьәләсе тора. Дөнья күләмендәге проблемаларга тотынмыйча, вак-вак эшләрне барлап, бәләкәй адымнар белән көндәлек эшләрне эшлик. Берничә айдан җыелыйк. Әмма ниндидер нәтиҗә белән килик».

Алтын көздә алтын юбилеен — 50 яшен билгеләүче хезмәттәшебез Арсланова Гөлара Әнвәр кызы — хәзерге заман теле белән әйтсәк, уңышлы, креатив, зур максатлар куеп, шул максатларына омтылып яшәүче соклангыч хатын-кыз.

ee482b8e78d9c4b7805f7e77003d6cec

Кояш кебек балкып торган кешеләр була. Алардан бөркелгән якты нур тирә яктагыларның да кәефен күтәреп җибәрә. Алар янында рәхәт, җылы. Алтын көздә алтын юбилеен — 50 яшен билгеләүче хезмәттәшебез — Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, «Өмет» республика гәзите редакциясенең хатлар бүлеге мөхәррире Арсланова Гөлара Әнвәр кызы әнә шундый ачык чырайлы, киң күңелле, тырыш һәм бик булдыклы ханым. Хәзерге заман теле белән әйтсәк, уңышлы, креатив, зур максатлар куеп, шул максатларына омтылып яшәүче соклангыч хатын-кыз. Ә уңышлар Адәм баласына күктән яумый. Бөек Тукай әйтмешли, » зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә «.

Хезмәт юлын яңа гына ачылган «Өмет» гәзитендә башлап җибәргән Гөларабыз — бүген безнең коллективта хөрмәт казанган тәҗрибәле журналист. Аның тырыш хезмәте республика дәрәҗәсендә югары бәһа алды, ул атказанган матбугат хезмәткәре дигән югары исемгә лаек булды.Эш урынында хөрмәт яулаган белгеч булса, үз йортында уңган хуҗабикә ул. Гөлбакчадай матур, бәрәкәтле, мул дөньяларын тормыш иптәше Илсур Нәҗип улы белән еллар дәвамында үзләренең тырышлыгы, уңганлыгы белән тупладылар. Алтын бөртекләп җыела, диләр бит әле, алар да болын кадәр иркен фатирлары булса да, йорт тергезергә ниятләделәр. Бүген Нагаево бистәсендә мәһабәт йорт-кура төзеп бетереп, бакча үстереп, шәһәр белән бистә арасында шаулатып-гөрләтеп яшиләр.

Икесенең дә уңганлыкларына ис китәрлек! Моның сере, бәлки, аларның Чакмагыш районында туып үсүләре белән дә бәйледер.Чакмагышлылар чакматаштай чая һәм үткер, уңган һәм булдыклылар бит. Калмашбаш авылында туып-үскән Гөларабызны Аблай егете Илсур белән студент еллары, башкалабыз Уфа таныштыра. Гөлара — Башкорт дәүләт университеты студенты, Илсур авыл хуҗалыгы институтында укый. Менә шулай бер чемодан китап белән ике кашык, ике чәнечкәдән башланган тормышларын хан сарае итеп төзеп куйдылар.

Гөлара матурлык ярата, аның иң яраткан шөгыле — бакча үстерү. Нәрсәләр генә үстерми ул! Һәр агачын, һәр гөлен сөеп-назлап тәрбияли. «Өмет» укучыларын да ай саен бакча үстерү серләре белән таныштырып бара. Менә ничә еллар инде ул әлеге сәхифәнең алыштыргысыз алып баручысы. Язмаларын мизгеленә туры китереп тәкъдим итә, киңәшләр бирә, кызыклы тәҗрибәләр белән уртаклаша, сорауларга җаваплар әзерли, бер сүз белән әйткәндә, әнә шул бакчада «кайный», укучыларыбыз фәһем алырлык булсын дип тырыша.Ә бит аның редакциядә эше болар белән генә чикләнми. Иң беренче чиратта — ул хатлар бүлеге мөхәррире.Укучыларыбыздан килгән хатларның язмышы беренче булып аның кулларына килеп керә, гадәттә, шалтыратуларның да иң күбесе хатлар бүлегенә туры килә. Кешеләр белән ягымлы сөйләшә белү осталыгы, сорауларын игьтибарсыз калдырмау, ничек тә ярдәм итәргә тырышу, килгән хатларны басмага әзерләү — бу бурычлар барысы да Гөлара Әнвәр кызына йөкләнгән.

Аның редакциябездә тагын да бер бик мөһим бурычы бар. Гәзит укучыларыбыз беләдер инде, менә ничә еллар ул » Сихәт» кушымтасына табиблар белән интервьюлар, медицина яңалыклары, яшь әниләр өчен киңәшләр әзерли. Саулыктан да кадерлерәк нәрсә юк, бу һәркемне борчыган тема. Гөлара Әнвәр кызы әзерләгән язмаларыбыз укучыларыбызга үз сәламәтлекләрен сакларга булышлык итә, сорауларына җавап табарга булыша. Саулык саклау темасын яктыртып, үзе дә табибка әйләнеп бетте инде, киңәш кирәк булса, аңа йөгереп керәбез. Әнисенең медицина хезмәткәре булуы да тәэсир иткәндер инде, Гөлара өчен бу тема да бик якын, ул бу юнәлешне дә күңел биреп, җан җылысын салып башкара. Менә шундый ул безнең Гөларабыз, нәрсәгә тотынса да булдыра! Аның уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел.Эштә — тырыш, җаваплы хезмәткәр, өендә — уңган хуҗабикә, дуслары өчен — серләр бүлешерлек ахирәт. Әйтерсең, фәрештәләр матурлык өләшеп йөргәндә дә, тырышлыктан өлеш чыгарганда да, бәхет бүлгәндә дә иң беренче булып Гөлара яшәгән йортның ишеген шакыган. Ә ул, насыйбына рәхмәтле булып, булганын кадерләп тота, аны арттыра белә.

Гөлара әни буларак та бик бәхетле.Тәрбияле, тырыш ата-анадан туган балалар да әти-әнисе кебек максатчан, тырыш була. Гөлара белән Илсур да уллары Денис белән кызлары Гөлназга яхшы тәрбия бирделәр. Денис армия сафларында хезмәт итеп кайтты, югары белем алды, гаилә корды. Бүген алар тормыш иптәше белән үз эшләрен ачып җибәрделәр. Гөлназ мәктәпне тәмамларга җыена, бар фәннәрдән дә бик яхшы укыган кыз ана теле булган татар телен өйрәнергә дә вакыт таба, татар теле буенча Казанда үткән халыкара олимпиадада катнашып җиңү яулады. Гөлара Әнвәр кызы — балалары өчен һәр эштә дә үрнәк, максатларга ирешү, алга омтылып, мәгьнәле тормыш алып бару өлгесе, замана белән бергә атлауның иң матур мисалы. Әйткәндәй, алтын юбилее алдыннан машина да йөртә башлады әле ул. Башкалабыз Уфа урамнарындагы хәрәкәтне, машиналар агымын күз алдына китергәндә аның тәвәккәллегенә, кыюлыгына да сокланмый мөмкин түгел!

Гөлара, без сине яратабыз, хөрмәт итәбез! Сиңа карап сокланабыз! Киләчәк көннәрең, килер елларың да шулай матур, мул җимешле булсын!!! Тормыш бакчагыз һәрвакыт шау чәчәктә, табыннарыгыз түгәрәк, күңелең тыныч булсын!

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фирая Солтанова-Жданова — күренекле спортчы, Татарстанның горурлыгы, Актаныш кызы. Кайчандыр актриса булырга хыялланган чемпион «Татар-информ»га Америкадагы тормышы һәм Татарстандагы спорт үсешенә карашы турында сөйләде.

Фирая Солтанова-Жданова – Россиянең һәм Татарстанның җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, 1996 елгы Атланта Олимпия уеннарында катнашучы, халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры. 40 ел эчендә 58 марафон. Хәзерге вакытта ул улы Семен белән Америкада яши. Ул сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанованың бертуган сеңлесе.

— Фирая Рәфкатовна, Актанышта туып үскән кыз бала зур спортка ничек килеп керде?

— Актаныш районында — татар районында — Түке авылында 8 нче классны бетергәч, Әлмәт техникумында укыдым. Техникумны тәмамлаганнан соң Казанда институтта укырга туры килде. Институтта 1983 елда спорт мастеры нормативын үтәдем. Ләкин балачак хыялым йөгерешче булу түгел иде. Кечкенә вакытта «Мин артист булам», — дип әйтә идем. Шуңа күрә дә Татарстанга кайткан саен театр карыйсым килә. Спектакль карыйм да, бу рольне мин ничек уйнар идем икән дип күз алдына китерәм.

Ә инде Әлмәт техникумына китүемә килгәндә… әти-әни безгә — алты балага да белем биреп кенә калмадылар, спортка да, сәнгатькә дә мәхәббәт тәрбияләделәр. Артист булам дисәм дә, Актаныш ярышларында егетләрне узып йөгергән чакларым бар иде. Әлмәттән бер туганыбыз – Әлфия апа Сабантуйга кайтты, аның аягында чешкилар күрдем. Кызыктым. Әлфия апа әйтә: «Техникумга керсәң, ди, чешканы сиңа да бушка бирәләр», — ди. Документларны алдым да, киттем Әлмәткә.

Бер генә дә үкенмим анда барганыма. Гаиләдә алты бала без барыбыз да спортка, физкультурага күз йома торган кешеләр түгел. Безнең йөгерү ул әткәй ягыннан да, инәкәй ягыннан да килгән. Без әнине инәкәй дип сөйләшәбез инде. Инәкәйнең әтисе бабакай еракларда йөгереп йөргән. Университетта-институтта укыганда апалар йөгереп, чаңгыда шуып, университет, үзләре укыган уку йорты өчен очколар биреп әткәй-әнкәйне сөендергән. Ә безнең спорт ягыннан иң булдыклы кечкенә энекәшкә әтием: «Кирәкми, семьяда бер спортчы җитә», диде. Спорт өчен көчле теләк кенә түгел, сәламәтлек булуы да кирәк, тырышлык та кирәк.

Әти энекәшкә: «Син авылга кайтырга тиеш, безнең янда буларга тиеш, улым», дип әйтте. Югыйсә, энекәшем миннән дә артыгырак йөгерә иде. Апам да, сеңелем дә шулай. Хәзер дә йөгерәбез. Олыгаябыз бит инде. Олыгаймас өчен тырышу. Гәүдәләрдә һаман да матурлык калсын өчен тырышу өчен.

— Хәзер төп шөгылегез нидән гыйбарәт?

— Мин Америкада артык авырлыгы булганнарга атнага ике тапкыр матурлык дәресләре үткәрәм. Төп эшем шул — дәвалау физкультурасы. Мин аны яратып эшлим, халыкка ярдәм итәсем килә. Миңа карыйлар да, сокланалар, минем арттан аларның да йөгерәсе килә. Америкада шундый иркенле:, фитнеслар да кыйммәт түгел, көне буена түлисең дә, көне буе шунда калырга һәм шөгыльләнергә була. Һәр кеше эштән соң матур киенгән килеш фитнеска килә, киемен алыштыра да, шунда шөгыльләнә. Америка халкы симез булса да, дәресләргә йөреп үзләрен карарга тырыша. Сәламәт яшәү образы алып баралар. Анда бер җирдә дә исерек кеше юк — эчкән килеш урамда йөргән кешене 16 ел дәверендә бер күргәнем булмады.

— Татар менталитеты Америка менталитетыннан нык аерыламы?

— Шундый матур сорау бирдегез. Без бит инде авыл балалары. Элек Советлар Союзының җыелма командасы бар иде. 1986 елда минем команда белән беренче тапкыр чит илгә чыгуым булды — Болгариядә кросс буенча II урын алдым. Мин андагы матурлыкны күреп кайттым. Бездә бөтен әйбер дефицит вакытлар иде бит: акча бар – товар юк. Аннары соң мин чит илләргә чыга башладым. Тунис, Кытай, Япония… 1989 елда Бразилиягә дөнья чемпионатына барырга тиеш идем. Документлар әзер булмады да, шул ук елны мине Америкага җибәрделәр. 15 көн булдык.

Безне Россия илчесе озатып йөрде, мәктәпкә алып бардылар. Анда балаларда курку хисе юк. Укытучылар аларны куркытмыйлар. Сумкалары безнеке кебек эленеп тормый, идәндә ята. Класска килеп кердем — гөлләр дә юк. Миннән сорыйлар: «Сездәгедән аерыламы?» диләр. «Аерыла», — димен. Аларның кыенлыклар күрмәгәнлеге күренеп тора. Урамга чыгасың, аяк киеме чип-чиста — бер генә дә тузан, бер генә дә пычрак юк. Черки дә юк, чебен дә юк. Шаклар катып кайттым шушы үзенчәлекләргә.

Туган якны яратам мин. Үзебезнең ферма исләрен иснәп үстек бит. Алар һаман күңелдә кала. Монда кайткач, үзебезнең матурлыкны күрәсе килә. Татар халкының үзенчәлекле яшел, кызыл, ак төстәге йортларына кызыгам. Кайда буярлар иде шулай рәхәтләндереп төрле төсләр белән дип бизәкләренә карап сокланамын. Монысы туган ягың бит инде. Яратып кайтасың, иркенләп йөрисең. Анда кайткач та: «Өйгә кайттым», дип сөенеп китәм, 16 ел буена өйрәнелгән.

Америка халкы елмаеп яши белә. Ул иртән торып күршесенә: «Хәерле иртә!» — дип әйтә. Бу — бик иркен ил, ирекле дип әйтәм аны.

Дусларым Америкага килеп, тормышымны килеп күреп киттеләр. Алар бит инде үзләре дә заманча яшиләр, әмма минем тормышымны җәннәткә тиңләделәр, «Рай», диләр. Мин рай күрмим, минем өчен бу – гадәти тормыш.

Сезнең сорауга җавап итеп шуны әйтәсем килә – Америкада матурлыкны күргән, тормышның тәмен аңлаган, олыгайган көнендә бездәге пенсионерлар кебек интекмәгән, тәэмин ителгән халык яши. Бездә сиксән яшьтә машина йөрткән әбиләр бармы? Булса да, сирәктер. Анда 90 яшькә җиткән апалар-абыйлар машинада йөриләр. Машина йөртә алгачтын сәламәтлеге яхшы дигән сүз бит инде.

Миңа әйтәләр: «Татарстан кайда соң?» диләр. Мин татарча әйтсәм: «Сез үз телегезне беләсезмени? Вау!» диләр. Мин әйтәм: «Минем беренче телем – татар теле, рус теле дә түгел», димен.

Флорида штатында чәчкәле дөньяда торам. Менә, 16 елдан соң сиреньнәрне күрергә туры килде. Монда кайткачтын сиреньнәрнең исләрен иснәдем — үзе зур бәхет. Флоридада кыш булмый. 16 ел карны күргәнем юк. Инде җылыга өйрәнеп беттем, дип әйтеп була. Анда баргач, көне буена башың белән эшкә кереп китәсең. Шулай итеп яшисең Америкада.

— Татарлар булмаган урын юктыр – анда да бардыр алар… Аралашасызмы?

— Анда татар халкы белән бик аралашканым юк. Нью-Йоркка сабантуйга чакырганнары бар. Минем яраткан җырчым Айдар Галимов Вашингтонга килгәч, анда чакырганнары бар иде. Флоридада сабантуйлары үткәрелә. Ул сабантуйга барганым юк әле. Барасым килә, алар танып-ишетеп беләләр мине. Мин үземнең призларны куеп, Америкада яшәүче татар халкын йөгертәсем килә. Шундый хыялым бар.

— Улыгыз турында да сөйләгез әле. Ул да йөгерәдер инде, әйеме? Үзен спортка багышлыймы, әллә башка һөнәр сайлыймы?

— Улым Семен исемле. Бәхетем рус егетеннән булды — тормыш иптәшем рус иде бит. Әткәй авырып киткәчтен, соңгы көннәрендә әйттем: «Семенга үзебезнең фамилияне бирәм, минем малаем Солтанов була», — дидем. Улым 6 яшьтән Америкада үскән малай, аңа хәзер 22 яшь. 12 яшендә: «Йөгермим», диеп, футболкаларын салып ата торган вакытлары бар иде. Аның йөгерергә бер дә теләге юк иде кебек. Үземнең түземлегем белән төрлечә җайлап, мороженое белән кызыктырып 1 километр, 2 километр йөгерткән вакытлар артта калды. Малаем үземә охшаган ул яктан: йөгерү дигәндә максималист. Бөтен нәрсәне төпләп эшли, әйтәләр икән, 10-15 км.ны йөгерә. Кирәк икән, йокламыйча, иртән торып чабарга мөмкин, фитнеска төнге 12дә дә барырга мөмкин. Хәзер теләге зур, аны зур спортта аяк басты дип әйтәсе килә. Мәктәптә 12 нче классны бетергәндә рекордлары бар иде инде — 800 метрны ул 2 минут 55 секундта килә алды. Аның сөенечле вакытларын күрергә язсын!

Әле ул университетта — III курста инженер-механика факультетында укый. Мин аның белән горурлана алам. Анда уку өчен баш кирәк, төгәллек кирәк, тырышлык кирәк. Малаем тырышып укый. Менә үзем белән кайта алмады — җәйге имтиханнары бара. Монда өч ел кайтканы юк. Инәкәебез картайды бит инде. Инәкәйнең соңгы көннәре, соңгы еллары булмасын иде. Үз оныгын күрәсе килә, шуңа Семён июль ахырында кайтачак.

— Нинди телдә аралашасыз?

— Гомуми тел – инглиз теле. Улым русчаны яхшы белә, тик яза һәм укый гына белми, инглиз хәрефләре белән яза. Минем белән русча да сөйләшә ала, татар телен аңлыйм ди инде. Аңлыйм татар телен дип әйтүенә дә бик сөенәм.

— Мәрхүм ирегез дә спортчы иде бит…

— Минем тормыш иптәшем — Виктор Жданов. Ул җиңел атлетика буенча спортчы, марафончы иде. Марафон буенча Россия чемпионатында II урын алды. Гомере шулай кыска булды. 15 ел бергә яшәп калдык. Миннән яшьрәк иде, миңа да яшь булып калырга стимул бирде. Тормышта бик ярдәм итте, тренерым да булды. Вакытлар үткәч, җиңел атлетика буенча рус телле махсус интернет-портал ачты. Ул спортны яратып, бөтен ил спортчылары белән аралашып эшли иде. Сайты бүгенгесе көндә дә эшли. Аның шәкертләренә, үсмер егетләргә рәхмәт әйтәсем килә — алар сайтны алып бара. Витяның туган көнендә — 27 январьда Чиләбедә аның исемендәге ярыш үткәрелә, анысы өчен дә рәхмәт. Искә алып торалар, онытмыйлар.

Тормыш барган саен онытыла, диләр. Онытканыбыз юк. Менә быел да каберенә барырбыз дибез. Әнисе һәм сеңелләре Чиләбедә яши, аларны да күреп кайтасы килә. Викторның фотографияләренә карап яшибез инде. Елаган чаклар күп була. Аллаһ шулай кыска гомер биргән икән дибез инде. Ул миңа яшәргә көч бирәдер дисең. Бер улым унга тора торган малай ул минем. Аның яклаучы булып әнисеннән алда йөрисе килә. Кайвакытта әтиең шундый иде синең, әтиең шулай эшли иде дигәчтен, ул канатланып китә инде. Әтисен хәтерли ул, Виктор вафат булганда улыбызга 12 яшь иде.

— Америкага китү кайсыгызның теләге булды?

— Олимпиада чемпионнары олимпиада вакытында сборга килеп шушы Флорида штатында урнашып калганнар иде. Алар шунда тордылар, мин барып кына йөри идем. Әле Россиядән ярышка гына оча идем дә, кире кайта идем. Ярты ел эш визасы белән йөрдем. Башта ике айга бардым, аннары Виктор белән ярты еллап аерым тордык. Вашингтонда яшәдем. Үземнең менеджер — Бурятиядән Татьяна Позднякова Советлар Союзында бергә җыелма командада булган кыз: «Фира, теләгең юкмы соң эш визасы белән монда килеп торырга?» ди. Витяга әйттем.

Безнең китү — ул туган якны ташлап китү түгел. Рәхәткә китү түгел. Без бит шул кәгазь өчен йөгереп йөри идек монда. Җанны биреп, тәнне биреп, шул бер медаль бирсәләр — шуның белән сөенеп йөри идек. Ул вакытта чит илләрдә коммерция стартлары бар иде. Анда барып, аз генә акча эшләсәң, күңелле булып китә иде. Тормышта миңа матди кыйммәтләр беренчел түгел. Миңа рухи кыйммәтләр кадерле. Мин үзем Аллаһка ышанган кеше булгачтын, байлык кешенең күңелендә дип саный идем. Кешенең акылы булуын бәхет дим саныйм.

Шунда коммерцияле ярышларга китеп, бер ярты ел торганбыздыр. Күп ярышларда беренче урынны алган йөгерешче булгач, күп марафоннарда беренче урыннарны алган һәм Атлантада Олимпиада уеннарында катнашкан спортчы булгач, 1996 елда миңа бер дә сорау бирмичә Гринкарта бирделәр. Аннары 5 елдан соң имтихан биреп Америка гражданлыгына гариза бирдем. Хәзер инде алты ел минем ике гражданлык: мин Россия һәм Америка гражданы.

— Озак йөгерүнең сере?

— Ул мине шундый куандыра. Сирәк хәл бит ул 40 ел йөгерү! 4 ел түгел, 40 ел! Олимпиада вакытында миңа 36 яшь иде. Россия делегациясендә иң өлкәне идем. 2002 елда Дөнья чемпионатында миңа инде 41 яшь иде. Әле 48 яшьтә дә рекордлар куйдым. Хәзер спортсменнарга карыйсың да… аларның гәүдәсенә түгел, нәтиҗәләренә карыйсың да… 17 ел буе һаман минем Бостон рекордым тора бит (Фирая Солтанова 2002 елда 41 яшендә Бостон марафонында катнаша. Аның күрсәткече (2:27:58) «Мастерс» категориясендә рекорд булып кала бирә. ИТ). Ул инде сәламәтлектән һәм тырышлыктан килә. Түземлектән килә! Авырлыкларга баш имичә, җиңелгән вакытта тора белү кирәк, абынган вакытта, авып киткәндә күтәрелә белү кирәк. Тормыштагы кебек — спортта да менәсең дә төшәсең, менәсең дә төшәсең.

Улыма да шуны әйтәсе килә – «Улым, түземле бул!» дим, 99 тапкыр авып китәрсең, бер тапкыр уңышлы булыр. Йөгерерсең, 10 ел тырышырсың, ә бер тапкыр шуның бәхетенә ирешерсең. Медаль ярышта берәү була, ул медальне һәркемнең аласы килә. Ә инде эчеңдә булган бар көчеңне туплап, әле мин булдырырмын, киләчәктә уңышлар булыр, үземне сөендерермен; теләгем бар — эшли алам, тырыша алам, диеп яшәсәң, туктап булмый. Ул чыдап булмаслык фанатизм инде, шундый булырга кирәк! Аның ише кеше бөтен яктан тәртипле, төгәл була, режим белән яши. Вакытында йокы, ашау, нерв системасында тәртип — шундый кеше генә спортта озак кала ала.

— Хәзер зур спортны зур акча дип уйлыйлар. Футболист, хоккеист буласым килә дип хыялланалар. Зур спорт — зур акчамы?

— Менә сезнең сорауга җавап итеп, спорт зур акчага омтылыш бирә икән, спортчы бервакытта да көчле спортчы булмый диясе килә. Гәүдәңдә булган резервларны күрсәтү өчен матди як алда булырга тиеш түгел. Футбол типсәң дә, кәшәкә тотып чапсаң да, шиповка киеп йөгерсәң дә, иң беренче — теләк булырга тиеш. Балачактан ук сәламәт булу һәм физкультураны ярату кирәк.

Хәзерге вакытта үзебезнең Казанда дөньяда булмаган ареналар төзелде. Без үскәндә боларның берсе дә юк иде — 100 метр болай, 100 метр тегеләй манежда йөгерә идек. Кияргә юньле форма юк. Сөлгедән махровый трусы теккәнем бар. Кияргә шиповка, кроссовкилар юк иде. Хәзер балаларга бөтен мөмкинлекләр бар. Теләкләре генә булсын! Сәламәт кенә булсыннар! Тырышлыклары гына булсын! Нинди генә төрне алма, теләк белән алынган эшеңне ярату уңай нәтиҗәсен бирә ул.

Әйткәнемчә, матди кыйммәтләр бер нәрсә дә түгел. Чаллыда 14 ел минем призга ярыш үткәрделәр, Актанышта бүгенгесе көнгә кадәр минем кубокка ярыш үткәрелә. Мин Америкада булганда туганнарыма да ярдәм итә алдым. Әткәемә 60 яшенә машина алып бирдем. Әле авылда бернинди машина юк иде ул вакытта. 70 яшенә трактор алып бирдем. Инәкәем әйтә: «Кашыктан башлап бөтен нәрсә кызымны күз алдына китерә», ди.

Эш нәтиҗәсе белән акча параллель бара. Нәтиҗә була икән — башкасы да килә аның. Ә инде башта анысы булсын диеп хәйләләргә тырышсаң, бары тик акчага йөз тотсаң, бернәрсә дә барып чыкмый.

Зур спортка бару өчен төптән җитди булырга кирәк. Тәмәке тартып, аракы-сыра эчү булмасын! Спортчы кеше кыек юлдан йөрмәскә тиеш. Егет кеше кызларны күз алдына китермәскә тиеш, кызлар — егетләрне. Алар барыбер йөгергән вакытта комачаулый. Вакытында йокларга кирәк, юк-барны уйламаска. Тырышсыннар! Үзебезнең Татарстанда бөтен шартлар бар. Әткәй әйтмешли: «Алга, только вперед»

— Татарстанда хәзер зур спорт чаралары уза: Җәйге универсиада, футбол чемпионаты уеннары. Бу Татарстанның үсеше өчен роль уйныймы? Сез безнең спорт чараларын күзәтеп барасызмы?

— Зур уен чаралары безнең шәһәргә зур спорт корылмалары булдырырга этәргеч бирә. Спорт корылмалары булгач, зур спорт уеннары булгач, Казанның дөньяда барлыгын да белмәгәннәр дә килә. Шәһәр матурлана — шаклар каттым. Универсиада вакытында Казанның гөрләп торуына сокландым. Бөтен җирдә яктылык, бөтен кеше йөзендә матурлык.

Былтыр Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында шушында булдым. Футболны үзем уйнаган кебек булдым: өйне «күтәреп» кычкыра-кычкыра карадым. Югыйсә, мин үзем футбол өчен янган кеше дә түгел. Тупны кертсеннәр иде, безнекеләр җиңсеннәр иде диеп янып-көеп йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Америка дусларыма Казаннан сувенирлар алып бардым. Мин әйтәм: «Безнең шәһәрдә булды ул футбол чемпионаты», дим. Бу чаралар бит безнең республиканы күтәрә. Туризм күтәрелә. Матди база яхшыра — тагын бер зур объект ясарга була. Кайтып миңа бөтен ярышларны күрергә язсын. Шундый уш китмәле матур. Казанның кайнаганын күрдем.

— Спорт юнәлешендә безгә нәрсә җитми?

— Елап әйтсәң дә булыр иде. Әгәр миңа үзебезнең Спорт министрлыгында: «Фирая, кайтырга теләгегез юкмы — җиңел атлетика буенча тренер буларак ярдәм итәр идегез», дисәләр, мин ничек булса да, ярдәм итәргә теләр идем.

Былтыр Казанда Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты булды. Мин трибунада утырдым. Үзебезнең җитәкчелекнең мине күрмәүләренә игътибар итмим инде, моны мине санга санамау дип тә әйтмим. Әмма шул трибунада утырганда минем йөрәкләрем дык-дык типте. Яныма килеп минем белән исәнләшмәүгә түгел, катнашучылар арасында безнең Татарстан спортчылары гел булмаганга йөрәкләрем әрнеде. Кайда соң Чаллы егетләре, кызлары? Кайда Казаннар? Бөтен шартлар бар, ә спортчыларыбыз кайда? Тренерлар нәрсә эшлиләр соң – мин белмим. Аларның горурлыклары юкмы? Шәкертләрне олимпиадага үстерергә кирәк, зур нәтиҗәләр күрсәтсеннәр иде дигән теләкләре юкмы икән? Бар бит ул тренерлар. Тик алар нәрсә эшли икән дип сорау бирәсем килә. Эшләргә кирәк! Тырышырга кирәк!

Җитәкчеләр бит минем кайтканны беләләр. Академиядә мастер-класс та үткәргәнем бар, тагын да чакырдылар, дипломнар тапшырганым бар. Минем үзебездә җиңел атлетика торышы өчен йөрәгем яна. Олимпиадада Чаллыдан марафонда мине алыштыручы беркем дә юк. Шул мин булган да, шуның белән беткән була. Олимпиадада каршылыклар белән йөгергән Сәмитова бар тагын.

— Бөтен ветеран спортчыларга шундый мөнәсәбәтме?

— Спортчыларыбыз булмау җиңел атлетикага гына карый димәс идем. Казаннан чыккан футболчылар, хоккеистлар бармы соң ул? Кайсы команданы алма — чит илдән килгән уенчылар. Кайда соң безнекеләр?

Мин инде аларны күрмәгәнгә күрә «Кайда соң?» дип әйтәм. Мин аны быел гына түгел, күптән күзәтеп киләм. Менә, Татарстаныбыз гөрли икән – димәк, Президентыбыз булдыра дигән сүз. Мин республиканың спорт министрлыгыннан берсен дә белмим. Министрны да, урынбасарларын да… Мин аларга: «Сез спортны түгел, физкультураның да нәрсә икәнен беләсезме?» дип сорау гына бирәсем килә. Һәрбер кеше үз урынында булырга тиеш. Мин курыкмыйм боларны әйтергә. Курку дигән нәрсә юк, минем яшем 60ка җитте бит инде. Ачыктан-ачык матур итеп кенә сорыйсым килә.

Әйтик, минем улымның Татарстан өчен йөгерәсе килә, Россия өчен йөгерәсе килә. «Улым, мин әйтәм, Татарстан бит йөгерешчеләрен чыгармый», дим. Безнең Министрлыкка белемле, спортны тамырыннан белә һәм аңлый торган, янып эшли торган җитәкчеләр кирәк дип әйтәсем килә. Шул вакытта Татарстан күтәрелер. Галстук киеп, тегендә барып, монда барып утыру гына эш түгел ул. Мин аны эш дип санамыйм. Эшләгән эш күренмәгәч, синең җимешең булмагач, су сибеп агачны черетергә була, су сипмәсәң, киптерергә була. Ә үзеңне күрсәтеп йөреп, эшеңнең нәтиҗәсе булмагач — мин аны аңламыйм.

— Бу хәзер шулайдыр, ә сез актив йөгергән вакытларда?

— Спортчының яшь чикләре бар бит. «Солтанова, яшегез бар бит инде, хәзер сезнең Россиягә кирәгегез юк бит», дигән вакытта… Заманында Хәниф Мортазин шулайрак дип әйтте миңа… (Хәниф Мортазин — 1983-2001 елларда Татарстанның физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе — ТИ). Кисловодскига сборга Чаллы җибәрде. Мин тешемне кысып Чаллыдан бирелгән акчага Кисловодскида йөгереп йөрдем. Шул яшемдә беренче урынны алдым, Россия чемпионы булдым. Хәниф Маратовичка килеп: «Менә, Хәниф Маратович, минем 30 яшем ул бернәрсә дә түгел», дип әйтәсем килде.

Шуннан бирле республика миңа ярдәм итеп торды. Кеше поезд белән йөргәндә мин самолет белән очтым. Сборга ашату талоннары, стипендия бирделәр. Бик зур рәхмәт аларга! Васил Шайхразиев Чаллы мэры булган вакытта һәр яклап искә алды, кайтам икән — хөрмәт итте. Чаллы бүген дә хөрмәт итә. Мактаулы гражданин буларак чакырып торалар. Туган көндә, яңа елга, 8 нче мартка «Хөрмәтле Фирая Рифкатовна» дип котлау открыткалары килеп тора. Мине онытмаган Татарстаныма рәхмәт!

— Фирая Рифкатовна, туган якка кайткач, алдыгызда ниндидер максатлар торамы?

— Мин инде Америкада 16 ел тормыш итәм. Туганнар белән аралашасы килә — ел саен туган ягыма кайтам. Мин укыганда Волгоград физкультура институтының филиалы булган, хәзер Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә фәнни-гамәли конференция булачагына әйтеп куйганнар иде. Конференция минем тренерым булган профессор, ректор Георгий Васильевич Цыгановка багышланган иде. Бәйрәмнең зур бәйрәме — июнь аенда сабантуйлар иде. Актанышка һәм туган авылым Түкегә кайтарга уйлыйм. Анда үземнең призларны куеп кечкенәләрне һәм өлкәннәрне дә йөгертәсем, күңел ачтырасым килә (әңгәмә сабантуйларга кадәр булган иде — ТИ). Үземнең аларны онытмаганымны авыл халкына белдерәсем килә. Казанда театрларга-концертлар йөрдем. Барысында да буласы килә. Алар миңа көч бирәләр, канатландыралар, яшәртәләр, дәрт бирәләр. Халык белән аралашасы килә.

— Бәлки халкыбызга әйтер сүзләрегез бардыр?

— Яшьләргә «Телләр белегез!» дип тә әйтәсем килә. Бөтен дөньяда да кирәк тел – инглиз теле. Аны белегез! Туган телне онытмаска кирәк, туган телдә сөйләшергә оялмагыз! Мин үзем туганнарым белән генә дә татарча сөйләшсәм дә, горурланам. Үз телемне онытырга хакым юк. 16 ел Америкада торып, чит илләрдә йөреп, татар телендә сөйләшә алганыма, «Мокамай» шигырен, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен белгәнемә, татар сәнгатен онытмаганга, татар җырларын машинада һәр көн җырлатканыма, үзебезнең Америкадагы халыкка өчпочмакларны, кыстыбыйларны, чәк-чәкләрне нәрсә икәнен белгертә алганыма, үз кулларым белән аларны сыйлаганга күрә мин үземне татар кызы диеп сөенеп яшим.

— Кайсы татар шигырен яттан сөйли аласыз?

— Яшьлектә шаян, булдыклы, һәр яктан баскан җирдә ут чыгара торган кыз булганга күрә, Һади Такташның юлларын үзенчәлекле дип табам. Үзем отряд советы председателе идем. Без — Солтановлар шундый идек. Әтиемнең алты баласы да отряд советы председателе, дружина советы председателе иде, укырга да укырга дип үстерделәр. Барыбыз дә укытучы профессиясе алдык. Педагогик белем ул тәртипле итә дип әйтәсе килә.

…Усал идем,
Карчык-корчыкларга
Бик күп бәла-каза китердем,
Бакчабызга кергән үрдәкләрен
Таяк белән кыйнап үтердем…
Шул эшләрем өчен авыл халкы
«Разбойник» дип исем бирделәр,
Авылдагы бөтен усаллыкны
Миннән генә күреп йөрделәр…

Менә бит, хәзер гомер үтте. Авылга кайтып, әбиләргә хәер биреп, «Исәнмесез!» дип һәрбер йортка керәсем килә, бабайларга кулым биреп исәнләшәсем килә. Яшьләргә «Авылда калыгыз, авылны күтәрегез», диясем килә. Түке авылы кечкенә. Олы кешеләр олыгаеп, әзәеп килә. Чит илдә булгач, һәрберсен кочаклап, «Исәннәрмесез, мин кайттым, хәлләрегез ничек?» диясем килә. Күзем йомылган чакта «Рәхмәт сезгә, әткәй, әнкәй, әбекәем», диеп күземне йомар идем. Бер генә дә үкенечем юк диярлек. Чит илдә яшәсәм дә, туган якны сагынып кайтам. Монда кайтуыма мең-мең бәхетлe.


Adblock
detector